“Батурин ур.” тукталышы: автобуслар №22, 28, 89
“Кремль” метро станциясе
“Казансу” объекты Казансу елгасының сул як ярында, шәһәрнең тарихи өлешендә Кремльнең ак таш диварлары һәм Игенчеләр сарае янында урнашкан. Ул 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты кысаларында хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар өчен махсус булдырылган вакытлы корылмадан гыйбарәт.
Хай-дайвинг буенча ярышларны уздырыр өчен Казансу елгасы ярында ике каланча: ярышлар өчен - 20 метр һәм 27 метр биеклектәге сикерү платформалары белән (5, 7,5, 10 метрлы платформалар өйрәнүләр өчен файдаланыла) һәм ярышлар өчен каралганына капма-каршы 20 метрлы телевизион платформа урнаштырылды.
Ачык суда йөзү ярышлары өчен трасса елганың бер ярыннан икенче ярына сузыла. Трассаның озынлыгы 2500 метр.
Ярышларны уздырыр өчен кирәкле барлык инфраструктура якындагы биләмәдәге вакытлы корылмаларда урнашкан.