Чемпионатны уздыру чорында FINA гаиләсе әгъзаларына һәм кунакларга транспорт хезмәтләре FINA тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр һәм күрсәтмәләр буенча күрсәтеләчәк.
Транспорт хезмәтләре 2015 елның 17 июленнән 11 августка кадәр, FINA гаиләсе әгъзалары һәм кунаклары Казанга килеп төшкәннән китеп барганчыга кадәрге барлык вакыт аралыгында күрсәтелә. Транспорт хезмәтләре җиңел машиналар, минивэннар һәм микроавтобуслар белән, FINA таләпләре нигезендә гамәлгә ашырылачак. Транспорт хезмәтләре түбәндәге билгеләнешкә ия:
Т1 ситемасы буенча транспортка заказ бирү
Казан шәһәренә килгәннән соң Т1 системасы буенча транспорт клиентка аккредитация бейджында тиешле код булган очракта, алдан заказ бирелмәсә дә, яшәү урыны буенча бирелә. Транспорт чарасы бирелсен өчен яшәү урыны буенча транспорт менеджерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Т2 системасы буенча транспорт хезмәтләре ярышлар уздырыла торган корылмалар, Уеннарның клиентлар төркемнәре яши торган урыннар, Чемпионатның рәсми чаралары уздырыла торган урыннары арасында алдан бирелгән заказ буенча гамәлгә ашырыла.
Т2 системасы буенча транспортка заказ бирү
Т2 системасы буенча транспортка заказ бирү һәм аны билгеле бер вакытка алып тору FINA гаиләсе һәм кунаклар рәсми төстә урнашкан кунакханәләрдә урнашкан һәм спорт корылмаларында булган мәгълүмат өстәлләре аша гамәлгә ашырыла.
Транспорт чарасы бирелсен өчен корылмадагы транспорт менеджерына мөрәҗәгать итәргә һәм билгеләнгән урынга транспорт чарасы бирелү вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Менеджер Сезгә транспорт биреләчәк урынны һәм күпме көтәргә кирәк булачагын әйтәчәк, кирәк була калганда тукталышка кадәр озатуны да оештырачак. Билгеләнгән вакытка клиент килеп җитмәгән очракта автомобиль клиентны 20 минут көтәчәк, аннан соң китеп барачак. Мондый очракта заказны кабаттан бирергә кирәк булачак. Буш машиналар булмаган очракта менеджер көтеп торырга тиешле иң кыска ара турында белдерәчәк.
Кунаклар килү һәм китү чорында “Казан” халыкара аэропорты, “Казан-1” һәм “Казан-2” тимер юл вокзалларыннан яшәү урыннарына кадәр транспортлау җиңел машиналар, микроавтобуслар һәм туристлык автобуслары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Зур габаритлы яки стандарт булмаган багажны транспортлау ихтыяҗы туганда багажны яшәү урынына китерүдә йөк транспорты хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.
FINA гаиләсе әгъзаларын һәм кунакларны ачылыш һәм ябылыш тантаналарына илткәндә яшәү урыннарыннан тантаналар уза трган урыннарга кадәр автобуслар билеләчәк. Тантаналарга илткәндә һәм кире кайтарганда автобусларга махсус билгеләнгән урыннардан утыртачаклар. Тантаналарга чакырылган кешеләр ачылыш һәм ябылыш тантаналарына илтүче транспортлар үзенчәлекләре, кузгалып китү вакыты, утыру һәм төшү урыннары турындагы мәгълүматлардан хәбәрдар булачаклар.
Чемпионатны рәсми оештыручы – Спорт проектлары башкарма дирекциясе тарафыннан транспорт чараларын экипажсыз арендага бирүче оешма сыйфатында “AVIS” компаниясе аккредитацияләнгән.
Чемпионатта катнашучыларга махсус тариф тәкъдим ителә. Заказны http://www.avisrussia.ru/avisonline/ru-gb/avis.nsf/c/russia,locations,avisinkazan,online_booking сылтамасы аша рәсмиләштерергә яки QR-кодтан файдаланырга була. Ташлама алыр өчен промо кодны күрсәтү зарур: 17J20A.