Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты

Казан, 20 – 24 май 2015

Казанда 2015 елның 20 маеннан 24енә кадәр Суга сикерү буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларны уздыру урыны  -  Су спорт төрләре сарае. Ярышлар Россиядә суга сикерүне популярлаштыру һәм үстерү максатыннан уздырылды. Суга сикерү буенча Россия чемпионаты нәтиҗәләреннән чыгып, ил җыелма командасының баш тренеры Олег Зайцев җыелма команданың I Европа уеннарында, шулай ук Европа чемпионаты һәм дөнья чемпионатында катнашачак составын белдерде.

Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 99 спортчы, шулай ук Белоруссиядән бер вәкил катнашты.