Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Синхрон йөзү

9
уйнатыла торган медаль
комплектлары саны: 9

ярыш төрләре

Техник программа
Ирекле программа
  • СОЛО
  • ДУЭТ
  • ТӨРКЕМ
  • ДУЭТ МИКСТ
  • СОЛО
  • ДУЭТ
  • ТӨРКЕМ
  • КАТНАШ
  • ДУЭТ МИКСТ

ярышларның форматы

Суда музыка астында төрле фигуралар ясау белән бәйле спорт төре. Җиңел булып күренүенә карамастан, ул бик таләпчән – спортчылардан зур физик көч таләп ителү өстенә, алар әле түземле, сыгылмалы, нәфис булырга  һәм тын алу белән оста идарә итә белергә тиешләр.

Соло, Дуэтлар, Төркемнәр һәм Микст Төркемнәр техник һәм ирекле программаларда ярышалар. Беренче очракта спортчы кызлар билгеләнгән тәртиптә мәгълүм элементларны башкаралар. Ирекле программада музыкаль яисә хореографик композицияләргә бернинди чикләүләр юк. Комбирирлаштырылган ирекле программа соло, дуэтлар, трио һәм төркемнәрдән комбинацияләр башкара торган күп дигәндә 10 кызны күздә тота. 

Судьялар чыгышларны 10-балл системасы буенча бәялиләр. Бәяләүне дискретлау – 0,1 балл. 5әр судьядан торган өч төркем бассейн тирәсенә ике яклап урнашалар. Судьяларның бер төркеме башкару техникасын һәм синхронлыкны бәяли, икенчесе – артистизмны (хореография, интерпретация, музыка һәм биюнең бирелеш манерасын) бәяли, өченче бригада ирекле программаларның катлаулылыгын, ә техник программада мәҗбүри элементлар керүен бәяли. 

Расписаниене карарга  
Ярышлар уза торган корылма: Казан Арена, Стадион
Казан шәһ., Хөсәен Ямашев пр-ты, 115а йорт
  • җиһазлар:йөзү бассейны, 20 м х 30 м күләмле (мәйданы 12 м х 12 м мәйданда тирәнлеге 3 метрдан да ким булмаска тиеш), музыкаль җайланма (су асты динамиклары да).
  • Экипировка:йөзү костюмы, борын кыстыргыч

Тарих

1973 елда Югославиядә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) эгидасы астында су спорт төрләре буенча беренче чемпионат узды. Чемпионат кысаларында синхрон йөзү буенча өч төр – соло, дуэт, команда ярышлары үткәрелде.

Олимпия уеннары тарихында беренче мәртәбә синхрон йөзү программага 1984 елда Лос-Анжелеста кертелде.

 

 

 

Россиядә

Безнең илдә синхрон йөзү 1961 елда күтәрелә башлый. Беренче рәсми ярышлар – Мәскәү чемпионат һәм кубок – 1969 елда булды.

Совет спортчы кызлары халыкара ярышларда берничә тапкыр җиңүгә ирештеләр. 1986 елда Европа кубогында һәм Европа Беренчелегендә СССР җыелмасы төркемле күнегүләрдә отты. Кристина Фаласиниди 1989 елда Европа чемпионатында җиңү яулады. Ольга Седакова, Анна Козлова һәм Гана Максимова 1991 елда Европа чемпионатының алтын медальләренә ия булдылар.

Бүгенге көндә бөтен дөньяга танылган безнең спортчылар булып: 5 тапкыр Олимпия чемпионкачы, 13 тапкыр дөнья чемпионкасы һәм 7 тапкыр Европа чемпионкасы,  дөнья һәм Европа кубокларына ия булучы Анастасия Давыдова; 4 тапкыр Олимпия чемпионкасы, 8 тапкыр дөнья чемпионкасы, 8 тапкыр Европа чемпионкасы  Анастасия Ермакова; өчәр мәртәбә Олимпия чемпионнары Ольга Брусникина, Мария Киселёва, Мария Громова, Наталья Ищенко, Светлана Ромашина, Эльвира Хәсәнова торалар.

Бу уңышларда Россия җыелма командасының баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Татьяна Николаевна Покровскаяның һәм дуэтның өлкән тренеры, Россиянең атказанган тренеры Татьяна Евгеньевна  Данченконың өлешләре зур, алар, үзләренең тәҗрибәсеннән һәм осталыкларыннан файдаланып, талантлы спортчылар, олимпия чемпионнары тәрбиялиләр.

Бүген синхрон йөзү Россия Федерациясенең 21 субъектында үсеш алган, уннарча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм синхрон йөзү секцияләре эшли.

 

 

 

Татарстанда

2015 елда Су спорт төрләре сарае (Казан) базасында су спорт төрләре буенча “Акватика” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды. Мәктәп спортның өч төре: суга сикерү, йөзү, синхрон йөзү буенча белем бирә. 

Команда составында синхрон йөзү буенча өч тапкыр олимпия чемпионы Эльвира Хәсәнова 2008 елдан башлап параллель исәптә ике төбәкне: туып-үскән һәм хәзер шөгыльләнә торган урыны – Мәскәүне һәм Казанны  яклый:

Татарстан Республикасында Россиянең атказанган тренеры Нинель Марковна Кожедуб эшли.


Спорт мәктәпләре

Су спорт төрләре буенча "Акватика" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Казан), “Дельфин” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Чаллы), Чаллыдагы 12 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.