Россия – дөньядагы иң зур ил, ул коры җирнең 1/8 өлешен биләп тора. Ул бөтен төньяк Азия буйлап җәелгән һәм Европаның 40% территориясен били, 11 вакыт поясын үз эченә ала, климат зоналары һәм ландшафтлар төрлелеге белән характерлана.
Россия минераль һәм энергия ресурсларының дөньядагы иң зур запасына ия һәм әйдәп баручы энергия җитештерүчеләрнең берсе булып санала. Илдә 145 млн. га якын кеше яшәгәнлектән, Россия халык саны буенча дөньяда тугызынчы урында тора.
Россия – көчле һәм эффектив федераль хөкүмәтле демократик ил. Россия Федерациясенә 85 федерация субъекты керә. Казан – үз власть структурасы булган субъектларның берсе – Татарстан Республикасының башкаласы.
Россия Берләшкән Милләтләр Оешмасы Куркынычсызлык Советының, АТИХХ (АТЭС), ШОХ (ШОС), БСО (ВТО)ның даими, Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең әйдәп баручы әгъзасы булып тора.
Рәсми тел булып рус теле санала. Инглиз теле ил шәһәрләрендә, шулай ук студентлар һәм спорт шәһәре булып саналучы Казанда да киң кулланыла.
Физик культура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясе социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Совет һәм Россия спортчылары, спортның олимпия төрләрендә уңышлы катнашып кына калмыйча, Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатларында медальләр яулап, халыкара дәрәҗәдә һәрвакыт лидерлык позицияләрен алып килде.
Федераль хөкүмәт спортны үстерү, спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү һәм халыкны спортка тарту максатында зур суммада акча күчерә. Спортны халыкның фундаменталь социаль эшчәнлеге буларак үстерү максатында максатчан федераль программалар булдырылды. Киләсе 10 ел дәвамында бөтен ил буенча 2000 тирәсе спорт үзәкләре төзеләчәк, алар халыкка, спорт белән шөгыльләнүдән тыш, иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларында тамашачы буларак катнашу мөмкинлеге дә бирәчәк. Хөкүмәт сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге сәламәт җәмгыятьнең нигезе дигән фикердә тора.
Шул ук вакытта эре халыкара спорт ярышларын уздыру төрле илләрдән кунаклар кабул итү, алар белән спорт һәм яшьләр бәйрәмен уртаклашу мөмкинлеге бирә һәм ярышлар уздыруның социаль эффектын арттыра.
Дәүләтнең халыкара спорт чараларын уздыруга омтылышына түбәндәге заявка кампанияләренең уңышлы тәмамлануы дәлил булып тора: 2013 елда Казан XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы кабул итте, 2014 елда Сочида кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары узды, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты узды, ә 2018 елда Россиянең берьюлы 11 шәһәрендә Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак.
Россиянең йөзү һәм башка су спорт төрләре тарихы бик бай. Бүгенге көндә илнең 700 000 нән артык халкы йөзү белән шөгыльләнә.
Илнең иң танылган һәм легендар йөзүчесе дүрт тапкыр олимпия чемпионы булган Владимир Сальников (1980, 1988) булып саналадыр, ул бүгенге көндә Бөтенроссия йөзү федерациясен җитәкли.
Безнең көннәрнең Россия чемпионнары арасыннан дүрт тапкыр олимпия чемпионы (1992, 1996) һәм ХОК әгъзасе Александр Попов, суга сикерү буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Дмитрий Саутин (1996, 2000), өч тапкыр олимпия чемпионнары
Ольга Брусникина һәм Мария Киселева (2000, 2004), шулай ук Олимпия уеннары тарихында беренче тапкыр 10 км дистанциягә ачык суда йөзү буенча чемпион булган Лариса Ильченко (2008) бар дөньяга билгеле.
Синхрон йөзү буенча Лондондагы уеннарда олимпия чемпионы булган Россия җыелма командасы танылган спортчылардан тора: алар арасында иң титуллы россияле, биш тапкыр Олимпия чемпионы Анастасия Давыдова (2004, 2008, 2012) һәм өч тапкыр Олимпия чемпионы Наталья Ищенко (2008, 2012) бар.
Синхрончыларның уңышына 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча алтын медаль яулаган россияле Илья Захаров кушылды.