Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Тимер юл элемтәсе

ТИМЕР ЮЛ ВОКЗАЛЫ, “Казань-Пассажирская” СТАНЦИЯСЕ

Адрес:
Казан шәһ.,
Вокзал яны мәйданы, 1 йорт
Телефон:
+7 800 775 00 00
www.rzd.ru

«Казань Пассажирская» («Казан-1» станциясе) тимер юл вокзалы Казанның үзәк өлешендә, Вокзал яны мәйданында урнашкан һәм ул вокзалның төп бинасыннан (1896 елгы архитектура истәлеге), шәһәр яны терминалыннан һәм кассалы берничә хезмәт күрсәтү бинасыннан гыйбарәт. Вокзалда 15 юл бар, алар биек һәм тәбәнәк платформалар белән һәм шулай ук юллар өстеннән уза торган каплаулы җир өсте юлы белән җиһазлаган, ул пассажирларга көтү залыннан платформаларга чыгу мөмкинлеге бирә.

«Казан-1» тимер юл вокзалы еракка баручы 36 пар поездга хезмәт күрсәтә. Елына вокзал барлыгы 8 млн. пассажирга хезмәт күрсәтә. Поездлар хәрәкәтенең тулы расписаниесе белән «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында танышырга мөмкин. Вокзалда пассажирларга кафе, банк, почта бүлеге, туристлык-мәгълүмат бюросы һәм такси хезмәт күрсәтә, шулай ук түләүле җир асты парковкасы бар.

Вокзал яныннан барлык төр шәһәр транспорты да йөри, шул исәптән, ерак түгел генә «Кремль» метро станциясе дә бар.

2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының клиент төркемнәре өчен рәсми килеп җитү һәм китү урыны булган Тимер юл вокзалы, «Казань Пассажирская» станциясеннән аккредитацияләү үзәкләре һәм яшәү урыннарына кадәр автобус-шаттллар һәм беркетелгән автомобильләр белән транспортлау системасы формалаштырылган.

Тимер юл вокзалы, «Казан – 2» станциясе

Адрес:
Казан шәһ.,
Воровский ур., 1/1 йорт
Телефон:
+7 800 775 00 00
www.rzd.ru

«Восстание-Пассажирская» тимер юл станциясе («Казан-2» күчеп утыру юлы) Казанның төньяк өлешендә урнашкан. Вокзал бинасында пассажирлар терминалы (600 пассажирга), 4 юл һәм шәһәр яны һәм шәһәрара автобуслар автостанциясе белән берләштерелгән 3 платформа (75 кешегә исәпләнгән) бар, моннан тыш, пассажирлар платформасына чыгу өчен җир асты тоннель-чыгу юллары белән җиһазланган.

Көтү залларында кафе, кассалар, теркәлү һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары, туристлык-мәгълүмат бюросы һәм такси бар. Поездлар хәрәкәтенең төгәл расписаниесе «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында бирелгән. Вокзал яныннан барлык төр шәһәр транспорты да уза. Вокзал станциясе “Төньяк вокзал” метро станциясе белән җир асты юлы аша тоташкан.

2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының клиент төркемнәре өчен рәсми килеп җитү һәм китү урыны булган Тимер юл вокзалы, «Казань - 2» станциясеннән аккредитацияләү үзәкләре һәм яшәү урыннарына кадәр автобус-шаттллар һәм беркетелгән автомобильләр белән транспортлау системасы формалаштырылган.