Матбугат үзәге
Матбугат үзәгенең эш зонасында компьютерлар белән җиһазландырылган эш урыннары, шулай ук шәхси техниканы электр челтәренә һәм Интернетка тоташтыру мөмкинлеге булган эш урыннары була. Матбугат үзәгенең һәркайсында массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) өчен инфодеск эшли, анда ярышлар турында, шулай ук Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында үткәрелә торган чаралар турында соңгы мөһим мәгълүматны алырга мөмкин.
Фотографлар өчен матбугат үзәге
Фотографлар өчен шәхси техниканы электр энергиясе белән тәэмин ителеш челтәренә һәм Интернетка тоташтыру мөмкинлеге бирүче компьютерлар белән җиһазландырылган эш зонасы. Фотоҗиһазларны саклау өчен шкафлар каралган.
Nikon (NPS) профессиональ хезмәт күрсәтүләр
Nikon компаниясе барлык аккредитацияләнгән фотографларга җиһазларны төзекләндерү һәм арендага бирү хезмәтләрен тәкъдим итә. Күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге:
- профессиональ Nikon камераларын, объективлар һәм аксессуарларны диагностикалау, чистарту һәм төзәтү;
- профессиональ Nikon камераларына, объективлар һәм аксессуарларга техник ярдәм күрсәтү.
Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен фотографларга 2015 елның 23 июленнән 9 августка кадәрге вакыт эчендә Сервис үзәгендә теркәлергә кирәк. Сервис үзәге Казан Арена стадионының 2 нче катында урнашкан. Теркәлү мәҗбүри, эш вакытын объектта ачыклагыз.
Конференц-зал
Матбугат конференцияләренең старт вакыты – бүләкләү тантанасыннан соң 20-30 минут узгач һәм/яисә журналистлар таләбе буенча. Катнашучылар: тренерлар, җиңүче командалар вәкилләре, иң югары нәтиҗәләргә ирешкән уенчылар, журналистлар таләбе буенча спикерлар. Матбугат конференцияләрендә инглиз теленнән рус теленә һәм рус теленнән инглиз теленә эзлекле тәрҗемә хезмәтләре күрсәтелә. Булачак матбугат конференцияләре турында белдерү матбугат үзәгенең инфодескларында урнаштырыла.
Микс-зона
Микс-зоналарда журналистларга ярышлар тәмамлануга спортчылар һәм тренерлар белән аралашу мөмкинлеге бирелә. Микс-зоналар ярыш мәйданчыкларыннан спортчылар чыга торган урыннарда урнаштырыла.
ММЧ төренә бәйле рәвештә микс-зоналарда интервью оештыруның түбәндәге өстенлеге истә тотыла:
- Баш тапшыру компаниясе;
- Тапшыру уздыру хокукына ия телекомпанияләр;
- Тапшыру уздыру хокукына ия радиокомпанияләр;
- Мәгълүмати партнерлар;
- Матбугат;
- Башка медиалар.
Микс-зонаның эшләү дәвамлылыгы – ярыш тәмамланганнан соң 3-5 минут.
Матбугат өчен трибуналар
Трибуналарда журналистлар өчен өстәлләр куелган, электр челтәренә һәм Интернетка тоташтырылган эш урыннары була.
Трибуналарда эшләүче ММЧ өчен ярышлар нәтиҗәләрен матбугат үзәгенең волонтерлары китереп тора.
ММЧ өчен ял зоналары
Журналистлар өчен ял зоналары булдыру каралган, монда кофе-брейклар (чәй, кофе, җиңелчә кабымлыклар, җиләк-җимеш) оештырыла, алар көн дәвамында яңартылып торыла.