Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Тамашачыларга

Тамашачыларга билетларны кайдан алу һәм иминлек чаралары турындагы, шулай ук Чемпионат объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышырга киңәш итәбез.

СПОРТ ЯРЫШЛАРЫ

  • билет алыр өчен шәхесне ачыклаучы документ күрсәтү таләп ителми;
  • интернет аша алынган билетны бланктагы билетка алыштыру мөһим түгел, аны чыгартып алу да җитә; 
  • билетларны кире кайтару тәртибе биредә аңлатыла;
  • билетлар исемле түгел, ярыш объектына кергән чакта билеттан тыш берни дә соралмый;
  • ярышлар буласы көнгә алынган билетны кондукторга күрсәткән очракта (шул исәптән интернет аша чыгартып алынганын да) җәмәгать транспортында йөрү бушлай;
  • Чемпионат көннәрендә метрополитен эшчәнлеге 01.00 сәгатькә кадәр озайтылган;
  • спорт объектлары биләмәсенә шәхси транспортта керү тыелган, Казан шәһәре җәмәгать транспортыннан файдаланырга яки шәһәрнең зур сәүдә үзәкләре янындагы 7 тотып алучы түләүсез машина кую урыннарыннан файдаланырга киңәш итәбез;
  • ярышлар дүрт объектның берсендә – “Казан Арена” стадионында, Су спорт төрләре сараенда, Су полосы өчен аренада яки  Казансу елгасында уза;
  • һәр объектта мәгълүмат өстәле һәм волонтерлар бар;
  •  контроль-уздыру пунктын узып, трибунадагы урынга вакытында барып утырыр өчен ярышларга ярты сәгать алдан килеп җитәргә кирәк;
  • оештыручылар ярышларны карарга килгән чакта трибуналарда утыру һәм объектта йөрү өчен уңайлы булган өс һәм аяк киемнәренә өстенлек бирергә киңәш итәләр;
  • ачык объектларда – “Казан Арена”, Су полосы өчен арена, Казансуда булачак кичке сессияләргә җылырак киенеп килергә киңәш ителә;
  • 500 мл дан артык күләмдәге сыеклыклар, алкоголь, химик матдәләр, корал һәм кискеч-чәнчегеч әйберләр алып керү тыела. Тыелган әйберләр исемлегенә кергән әйберләрегезне, шулай ук зур күләмле әйберләрне объект КУПы янындагы саклык камераларында калдырырга мөмкин;
  • 5 яшьтән кечерәк балаларга ярышларга керү бушлай, әмма аларга утырыр өчен урыннар каралмаган;
  • шәһәрнең лицензияле кибетләрендәге кебек үк ярышлар булачак һәр объектта да Чемпионатның сувенир продукциясен сатып алырга мөмкин.

 “ПИЛИГРИМ" ШОУЫ

  • билет алганда шәхесне ачыклаучы документ күрсәтү соралмый;
  • интернет аша алынган билетны кәгазь бланктагыга алыштыру мөһим түгел, аны чыгартып алу да җитә;
  • билетларны кире кайтару тәртибе биредә аңлатыла;
  • билетлар исемле түгел, кергән чакта билеттан кала берни дә соралмый;
  • ярышлар буласы көнгә алынган билетны күрсәткән очракта җәмәгать транспортында йөрү бушлай;
  • Чемпионат көннәрендә метрополитен эшчәнлеге 01.00 сәгатькә кадәр озайтылган;
  • үткәрелү урыны – “Татнефть Арена” БСС;
  • “Татнефть Арена” биләмәсенә шәхси машиналарда керү тыелган,  Казан шәһәре җәмәгать транспортыннан һәм шәһәрнең зур сәүдә үзәкләре янындагы 7 тотып алучы түләүсез машина кую урыннарыннан файдаланырга киңәш итәбез;
  • шоу 26 июльдән 2 августка кадәр көн саен үткәрелә;
  • тамаша 18.00дә башлана, дәвамлылыгы – 2 сәгать 30 минут;
  • шоуга башланырга ярты сәгать алдан килеп җитәргә кирәк (контроль-уздыру пунктын узып, трибунадагы урынга вакытында барып утырыр өчен);
  • 500 мл дан артык күләмдәге сыеклыклар, алкоголь, химик матдәләр, корал һәм кискеч-чәнчегеч әйберләр алып керү тыела;
  • объектка алып керү тыелган әйберләрне чара дәвамында эшли торган саклык камераларында калдырырга була.

ФИНА ПАРКЫ

  • керү ирекле;
  • “Казан Арена” стадионы янында урнашкан;
  • 24 июльдән 16 августка кадәр көн саен 12.00дән 22.00гә кадәр ачык; 
  • керү 2 контроль-уздыру пункты аша башкарыла: беренчесе – Чистай урамы ягыннан, икенчесе – Ямашев урамы ягыннан;
  • “Казан Арена” стадионының машиналар кую урыны шәхси машиналар өчен ябык (әмма шәһәрнең зур сәүдә үзәкләре янындагы 7 тотып алучы түләүсез машина кую урыннарыннан файдаланырга була), Казан шәһәре җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итәбез;
  • 24 июльдән 16 августка кадәр 22.00дән 01.00гә кадәр тамашачылар өчен ФИНА паркыннан “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә кадәр махсус автобус йөриячәк;
  • Чемпионат көннәрендә метро төнге бергә кадәр эшләячәк.

ФИНА паркы һәм Паркта узачак чаралар программасы турында тулырак биредә белергә була.

Чемпионат чорына планлаштырылган башка мәдәни чаралар программасын биредә карарга була.