Көч биреп торучы бию төркеме кызлары ДЧ-2015 ярышларында үзенчәлекле шоу оештыралар
Көн саен Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында су полосы буенча ярышлар тамашачыларны мавыктыргыч уен белән генә җәлеп итеп калмый, матч арасындагы тәнәфесләрдә спортчыларны көч өстәүче бию төркеме сәламли. Төрле һава торышында, салкынмы яки яңгырмы - кызлар трибуналарны ялкынлы биюләре белән дәртләндереп тора.