9 Казан вузы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары булды
Бүгенге көннән башлап Казанда узачак 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләренә Татарстанның югары уку йортлары да кушылачак. Татарстан республикасы Вуз ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча координацияләр советының бүгенге утырышында тугыз вуз рәсми рәвештә Чемпионатның коммерцияле булмаган партнеры дип игълан ителде.