Экстремаль җиңү, рекордлар өчен көрәш һәм финалга юлламалар: 2015 елгы Дөнья чемпионатының 13 нче көне нәтиҗәләре
Бүгенге көн тарихка Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында хай-дайвинг буенча соңгы ярышлар көне һәм ватерполочыларның медаль өчен ярышлары белән истәлекле булып кереп калачак. Йөзүгә килгәндә, ДЧ-2015 җанатарлары иң төп 3 исемне: Чех, Пити һәм Ледеки исемнәрен ятлап калырга тиешләр, чөнки бу исемнәр Чемпионат тарихына алтын хәрефләр белән язылды.