Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

FINA делегациясе Казан шәһәренең 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерү буенча инспекция визитына йомгак ясый

Large_news_gg2
15.06.2011, 18:31 Рәсми хроника
Инспекция визиты вакытында FINA бәяләү комиссиясе 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында файдаланачак Универсиада объектларында булды.

 Визитның кульминация өлеше шәһәр Ратушасында Казан турында презентация ролигы күрсәтү белән төгәлләнде.

 

Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев FINA делегациясенә студентлар шәһәре торак комплексын һәм инфраструктураны күрсәтеп йөрде. Казан 2015 яисә 2017 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына ирешкән очракта, илкүләм делегацияләр Универсиада авылына урнаштырылачак дип фаразлана. Шулай ук Фәрит Абдулганиев Авылның өченче комплексы проектын тәкъдим итте, ул Чемпионат башланганчы кулланылышка тапшырылырга тиеш.

Big_gg2

«FINA Президенты Универсиада авылында күргәннәреннән бик канәгать калды», - дип белдерде Авыл мэры. «Казан биргән заявка канәгатьләндерелгән очракта, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан авылны яңадан җиһазлау проекты аның күңеленә хуш килде». Хулио Маглионе Универсиада авылының кунак китабына испан телендә Казан һәм Универсиада авылы турындагы хис-кичерешләрен язып калдырды.

 

Соңрак FINA вәкилләре Буревестник бассейнын карадылар, алар өчен анда “Җиңү дулкыннары” дип аталаган тамаша күрсәттеләр. Әлеге тамашаның режиссеры – синхрон йөзү буенча өч тапкыр олимпия Мария Киселева. «Тамаша башта Мәскәүдә әзерләнде, аннан без Казан, Мәскәү һәм Чаллы сртистларын һәм спортчыларын бер урынга туплау өчен Казанга күчеп килдек. Безнең алда бик зур максат - FINA инспекция комитетында яхшы тәэсир калдыру һәм барлык су спорт төрләрен тәкъдим итү тора иде. «Җиңү дулкыннары» FINA делегациясе визиты өчен масус әзерләнсә дә, аның идеясе инде 2004 елда ук барлыкка килгән иде».

Big_gg3

«Җиңү дулкыннары»нда танылган Россия спортчылары, дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионннары һәм илкүләм җыелма командасы әгъзаләре катнашты.

 

Казанның 2015 елгы FINA дөнья чемпионатына әзерлеген бәяләү Казан Ратушасында Заявка Китабын тәкъдим ителгәннән соң башланды. Рәсми чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика үсеше турындагы доклады белән башланып китте. «Татарстан башкаласына Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыру хокукы бирелгән очракта, Казан аны бик югары дәрәҗәдә башкарып чыгачак, чөнки моның өчен бездә тәҗрибә дә җитәрлек, инфраструктура да мөмкинлекләр бирә», - диде Татарстан Президенты. «Шәһәр һәрьяклап су белән әйләндереп алынган. Казан халкы нинди генә яшьтә булуга карамастан, спорт һәм физик культура белән актившөгылҗләнә. Казанның үзендә Чемпионат кабул итәргә теләве Россия Хөкүмәте тарафыннан хуплау тапты».

 

Казан мэры Ильсур Метшин шәһәрнең потенциалы турындагы презентация тәкъдим итте. «Минем хыялым - Казанны Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итүче хуҗа итеп, бөтен дөньяга танылган шәһәр итеп күрү», - диде ул.

Big_gg4

Шәһәрнең техник презентациясен “Казан 2015” заявка бирү комитеты Башкаручы директоры, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов тәкъдим итте. «Без, казан халкы, үзебезнең мирасыбыз, мөмкинлекләребез белән горурланабыз. Бүген Казан Универсиада идеяләре белән янып яши. Без бар көчебезне Универсиадага әзерлеккә бирәбез һәм Универсиадалар тарихында иң яхшы, иң уңышлы Уеннар уздырырга җыенабыз. Без тукталып калырга теләмибез, безнең өчен Уеннар мирасы бик мөһим, ә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Универсиада мирасы булырга мөмкин», - дип сүзен йомгаклады Владимир Леонов.

 

Журналистларның сорауларына җавап биргән вакытта FINA президенты Хулио Маглионе болай диде: «Мин гел үсештә булган илне күрәм. Казан – спортка ышана торган шәһәр. Илнең һәм шәһәрнең бәхетенә Казанда тынычлык һәм гармаония хөкем сөрә. Шәһәр көнән-көн үзгәрә һәм тагын да матурая. Биредә менә дигән архитектура һәм көләч йөзле кешеләр. Менә шуңа күрә дә мин сезнең 2015 елгы FINA дөнья чемпионаты уздыру хокукы алуга ирешүегезне телим».

 

Исегезгә төшерәбез, Чемпионат уздыру хокукыына ирешкән шәһәр 2011 елның 15 июлендә Шанхайда (Кытай) FINA Бюросы барышында игълан ителәчәк.

«Казань 2015» Оештыру комитетының Медиа департаменты