Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Заявка Китабы FINA бәяләү комиссиясенә тәкъдим ителде

Large_news_wert5
15.06.2011, 18:17 Рәсми хроника
Су спорт төрләре чемпионатның төп кластеры 45 мең кеше сыйдырышлы футбол стадионы һәм су спорт төрләре сарае территориясендә булачак.

Стадионга ике йөзү бассейны урнаштырылачак, аларның берсе – тренировкалар, икенчесе – ярышлар өчен. Стадионда шулай ук Халыкара матбугат үзәге урнашачак. Су спорт төрләре сараенда суга сикерү, синхрон йөзү, су полосы буенча ярышлар оештырылачак.

Big_wers

Проектның үзенчәлеге - Су спорт төрләре чемпионатының төп кластерында урнашкан кунак зонасы. Кунак зонасында гаилә белән ял итү, күңел ачу өчен шартлар тудырылачак. 15 мең квадрат метрлы мәйданда музейлар, күргәзмә үзәкләре, концерт заллары, спорт корылмалары, фан-зоналар һәм пляж урын алачак. Кунак зонасының визит карточкасы милли авыл булачак, анда сувенир продукциясеннән алып төрле халыкларның милли кухнясына кадәр урын алачак.

Big_wert5

Казанның үзәгендә кунак зонасы булдыру шәһәрне яхшы якка үзгәртәчәк, аның социаль һәм туристик инфраструктурасының үсешенә китерәчәк.

«Казань 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты