Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сето Дайя – 400 метр дистанциягә комплекслы йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150809-32512-1bcqa76
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.08.2015, 18:08 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында соңгы ярыш көненең өченче финал йөзеше тәмамланды. Пьедесталдагы урыннар өчен дөньяның 8 иң әйбәт йөзүчесе ярышты.

Йөзешнең җиүчесе булып Япония йөзүчесе Сето Дайя билгеләнде, 400 метр дистанцияне комплекслы  йөзү белән 4:08.50 секундта узды. Аның артыннан финишка венгр Дэвид Верражто килде, аның күрсәткече – 4:09.90 секунд. Призлы өчлекне америкалы Чейс Калиж япты, аның күрсәткече – 4:10.05 секунд.

ДЧ-2015. Йөзү.

Ир-атлар. Комплекслы йөзү, 400м.

1. Сето Дайя (Япония) - 4:08.50

2. Дэвид Верражто (Венгрия) - 4:09.90

3. Чейс Калиж (АКШ) - 4:10.05

9 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте