Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Дженни Джоанссон – брасс белән 50 метрга йөзүдә Дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150809-28924-1bt04lr
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.08.2015, 17:58 Спорт
Бу минутларда су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының соңгы ярыш көненең икенче финал йөзеше тәмамланды. Пьедесталдагы урыннар өчен дөньяның иң җитез 8 йөзүче кызы ярышты.

Брасс белән 50 метрга йөзүдә алтын медальне Швеция кызы Дженни Джоанссон алды, бу араны ул 30.05 секундта йөзеп узды. Аның артыннан  финишка, 30.11 секундлы нәтиҗә белән, Ямайка спортчысы Алиа Аткинсон килеп җитте. Призлы өчлекне Россия йөзүче кызы Юлия Ефимова япты, аның күрсәткече - 30.13 секунд.

ДЧ-2015. Йөзү.

Хатын-кызлар. Брасс, 50 м.

1. Дженни Джоанссон (Швеция) - 30.05

2. Алиа Аткинсон (Ямайка) - 30.11

3. Юлия Ефимова (Россия) - 30.13

9 август. Казан. “Казан Арена” 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте