Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Камиль Лакурт – аркада 50 метрга йөзүдә Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150809-28912-5zvx26
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.08.2015, 17:47 Спорт
Бу минутларда су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының соңгы ярыш көненең беренче финал йөзеше тәмамланды. Пьедесталдагы урыннар өчен дөньяның иң җитез 8 йөзүчесе ярышты.

Аркада 50 метрга йөзүдә француз йөзүчесе Камиль Лакурт җиңүче булды, аның нәтиҗәсе -  24.23 секунд. Аның артыннан финишка америкалы Мэтт Греверс килде, ул күрсәткән нәтиҗә - 24.61 секунд. Призерлар өчлеген австралияле Бен Трефферс япты, аның нәтиҗәсе - 24.69 секунд. 

ДЧ-2015. Йөзү.

Ир-атлар. Аркада, 50 м.

1.  Камиль Лакурт (Франция) - 24.23

2. Мэтт Греверс (АКШ) - 24.61

3. Бен Трефферс (Австралия) - 24.69

9 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте