Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Флорен Манаду – ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150808-5807-sim25p
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 17:48 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында бүгенге көннең икенче финал йөзеше төгәлләнде. Ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча дөньяның иң әйбәт 8 йөзүчесе катнашты.

Йөзешнең җиңүчесе булып француз йөзүчесе Флорен Манаду билгеләнде, ул иң әйбәт нәтиҗә күрсәтте – 21.19 секунд. Сүз уңаеннан, француз йөзүчесе агымдагы Дөнья чемпионатында бер танылырга өлгерде инде – баттерфляй белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча Манаду алтын медаль яулады. Бүгенге йөзештә финишка икенче булып америкалы Адриан Натан килде, аның күрсәткече – 21.52 секунд. Призерлар өчлеген Бразилиядән килгән Бруно Фратус япты, ул, секундның бер өлешенә генә россияле Владимир Морозовны узып, дистанцияне 21.55 секундта үтте.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 50 м.

1. Флорен Манаду (Франция ) – 21.19

2. Адриан Натан (АКШ) – 21.52

3. Бруно Фратус (Бразилия)  - 21.55

8 август. Казан. "Казан Арена"

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте