Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Виталий Мутконы һәм Рөстәм Миңнехановны FINA алтын орденнары белән бүләкләделәр

Large_news_dsc_1412
08.08.2015, 12:10 Рәсми хроника
Кичә ФИНА тантаналы кабул итү мәҗлесендә РФ Спорт министры Виталий Мутконы һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештырган өчен Халыкара йөзү федерациясенең алтын орденнары белән бүләкләделәр.

Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты тарихка керәчәк. Дөнья чемпионатында рекордлы сандагы илләр һәм атлетлар катнаша: 190 илдән 2 798 спортчы һәм 1800дән артык рәсми зат. Бу - Россия тарихында беренче Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты. 

Казанда су мундиален оештыруның югары дәрәҗәсен иң югары вазыйфаи затлар вәкилләре, спортчылар һәм ярышларны караучылар күп тапкырлар билгеләп үтте. РФ Спорт министры Виталий Мутконы һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны FINA орденнары белән бүләкләү факты 2015 елда Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының оештыру ягыннан да, спорт ягыннан да югары дәрәҗәдә узуын тагын бер кабат раслый.   

“FINA – бүләкләр тапшыру ягыннан җитәрлек дәрәҗәдә консерватив оешма. Кагыйдә буларак, бу орден Оештыру комитетлары җитәкчеләренә, илләр башлыкларына тапшырыла. Безнең Рөстәм Нургалиевич белән бу орденга лаек булуыбыз – безнең өчен бик мөһим. Бу безнең шәхси казанышларыбызны тану түгел, бу су спорт төрләрен үстерү буенча илебез эшен бәяләү, Россиядә Дөнья чемпионатын уздыру дәрәҗәсен бәяләү. Бар да әйбәт булды дияргә мөмкин, димәк, бу орден – иң яхшы Дөнья чемпионатын юридик яктан беркетү дә!”, - диде РФ Спорт министры Виталий Мутко мактаулы бүләкне алгач. 

Искәртәбез, Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уза, ул 9 августта тәмамланачак.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте