Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

“Aqua Comedy Club” Казанда концерт куйды һәм аның телетапшыруын төшерде

Large_news_aqua_comedy
08.08.2015, 14:29 Мәдәният
Танылган Comedy Club шоу резидентлары Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты темасына караган концептуаль юмор программасы белән Баскет-холлны “шартлаттылар”.

7 нче август көнне шәһәрнең иң күп тамашачыны сыйдыручы мәйданнарның берсендә “Aqua Comedy Club” исеме астында концерт куелды һәм аның телетапшыруы төшерелде. Кичә төп кунаклар – спортчылар булдылар: суга сикерү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы һәм ДЧ-2015 илчесе Дмитрий Саутин, Россиянең элеккеге боксчысы - профессионал Николай Валуев, нәфис гимнастика буенча Дөнья чемпионы Ләйсән Утяшева. Чемпионатның мәдәни программасы өчен махсус әзерләнгән яңа эксклюзив программада резидентлар Казан шәһәре темасын да әйләнеп үтмәделәр.

Резидентлар төп игътибарны 16 ел эчендә “суга сикерү” дисциплинасында Россия җыелма командасына 34 медаль китергән Дмитрий Саутин шәхесенә юнәлттеләр. Руслан Белый спортчыны сәхнәгә чакырды һәм Comedy Clubтан кечкенә генә бүләк ясады. Бүләк - Инстаграм социаль челтәрендә аккаунт. “Илебез үз геройларын белсен”, - дип белдерде комик.

Дөнья беренчелеге өчен махсус әзерләнгән “Aqua Comedy Club” шоуындагы номерларның күбесе турыдан-туры Россия спортчыларының Чемпионаттагы казанышларына багышланган иде: беркем җиңә алмас синхрончы кызларга, рекорд куючы йөзүчеләргә, курку белмәс хай-дайверларга. Comedy Club резидентлары Дөнья чемпионатында тәкъдим ителгән һәр спорт төре турында үткен мәзәкләр сөйләделәр.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте