Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Зур австралия гаиләсе, өч кешегә бер бронза һәм су полосы патшабикәләре: ДЧ-2015нең унбишенче көне нәтиҗәләре

Large_news_rackmultipart20150807-26241-1nepc99
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 23:23 Спорт
Австралия җыелма командасы “Казан Арена” бассейнында бүген 2 алтын һәм 2 бронза медальләргә ия булды. 100 метрга ирекле йөзүдә пьедесталга апалы-сеңелле спортчы кызлар – бертуган Кэмпбеллар күтәрелде, өстәвенә Митчелл Ларкинның да җиңүе исә ярышлар көнен Австралия флагы төсенә манды. Бүген без шулай ук су полосында алтын алган АКШ хатын-кызлар җыелма командасын да хөрмәтлибез.

Беренче финал җиңүчесе бүген Бронте Кэмпбелл булды. Австралия кызының апасы исә, аннан 0,30 секундка калышып, бронза алды.

"Йөзештә гаилә тактикабыз булды дияргә дә була.  Без “апалы-сеңелле Кэмпбеллар сэндвичы” ясадык. Уйлаганыбызны тормышка ашырдык һәм Австралия алтын медальле булды”, - дип белдерде чемпионка фиништан соң.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Ирекле стиль. 100 м.

1. Бронте Кэмпбелл (Австралия) - 52.52

2. Сара Шострем (Швеция) – 52.70

3. Кейт Кэмпбелл (Австралия) – 52.82

Австралияле Митчелл Ларкин 200 метрга аркада йөзүдә беренче булды.

 “Бик зур рәхмәт, бу Австралия җыелма командасы өчен искиткеч кич булды. Апалы-сеңелле Кэмпбелларны котлыйм, алтын медальгә шулай ук шатмын”, - дип тыйнак кына чыгыш ясады Ларкин матбугат конференциясендә. Ул анда ватандаш кызлары белән килгән иде.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Аркада, 200 м.

1. Митчелл Ларкин (Австралия) - 1:53.58

2. Радослав Кавецки (Польша) - 1:54.55

3. Евгений Рылов (Россия) - 1:54.60

Япония кызы Канако Ватанабэ 200 метрга брасс белән йөзүдә җиңүче булды. Финал ярышының бусы ярыш азагында берьюлы өч җыелма команда: Испания, Дания һәм Кытайның бронза медальләр алулары белән дә үзенчәлекле.

“Мин бик бәхетле, минем өчен бу җиңү – зур сюрприз. Җиңүемә әлегә кадәр ышана алмыйм. Стратегиягә килгәндә, дистанциянең беренче яртысында көчемне сакларга һәм соңгы 50 метрда тизләнергә тырыштым. Барысын да алдан планлаштырганча эшләдем һәм бик канәгатьмен. Ярыш бик киеренке булды. Безнең йөзештә берьюлы өч бронза медаль иясе булуын әле генә белдем, моңа бик гаҗәпләндем”, - диде спортчы кыз фиништан соң.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Брасс, 200 м.

1. Канако Ватанабе (Япония) - 2:21.15

2. Мика Лоуренс (АКШ) - 2:22.44

3. Джессика Волл (Испания) - 2:22.76

3. Рикке Меллер Педерсен (Дания) - 2:22.76

3. Ши Цзинлинь (Кытай) - 2:22.76

Марко Кох 200 метрга брасс белән йөзүдә Дөнья чемпионы булды, аның нәтиҗәсе - 2:07.76 секунд.

“Җиңүемә мин бик шат. Җиңәрмен дип уйламаган идем. Әмма күрсәткән вакытымнан бик үк канәгать түгелмен. Тизрәк йөзәрмен дип уйлаган идем. Әмма җиңәр өчен бусы да җитте, шуңа күрә бар да яхшы”, - дип белдерде немец спортчысы.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Брасс, 200 м.

1. Марко Кох (Германия) - 2:07.76

2. Кевин Кордес (АКШ) - 2:08.05

3. Даниэль Гьюрта (Венгрия) - 2:08.10.

Бөекбритания җыелма командасы ир-атлар командалары арасында ирекле стиль блән 4x200 эстафетасында, финишка 7:04.33 секунд нәтиҗәсе белән килеп, беренче булды.

“Ярыш бик көчле булды. Җиңү өчен бөтен команда бар көчен салды. Пьедесталга менү мөмкинлеге барын белә идем, һәм без моны эшләдек. Бу Бөекбританиядә кайчан да булса булган иң көчле команда. Хәзер без киләсе елда булачак Олимиадага әзерләнә башлыйбыз”, - диде “алтын команда”дан булган британияле Джеймс Гай.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Эстафета, ирекле стиль, 4х200 м.

1. Бөекбритания – 7:04.33

2. АКШ - 7:04.75

3. Австралия - 7:05.34

Италия ватерполочылары турнирның беренче медаленә ия булылар. Тыгыз бәрелешнең чишелеше пенальти сериясеннән соң гына билгеле булды. Мөмкинлекләрне дөрес файдаланган италиялеләр бронза медальгә ия булдылар.

“Гомеремдә дә үземне шулкадәр бәхетле хис иткәнем юк иде! Уен гадәттән тыш киеренке барды. Хыялдагы бронзаны алуыбызга әле дә булса ышана алмыйбыз. Австралия югары дәрәҗә күрсәтте, әмма, дөресен генә әйткәндә, без өстенрәк идек. Командагы күз генә салыгыз әле – кызлар бәхеттән күкнең җиденче катында! Дөньяның иң көчле өч командасы арасында булуыңа төшенү чыннан да бик шәп!”, - дип белдерде бәхетле Тереза Фрассинетти матчтан соң. 

ДЧ-2015. Су полосы

Хатын-кызлар. 3 нче урын өчен матч

Австралия – Италия – 7:7 (2:3, 1:2, 2:0, 2:2) (3:5 –пенальти буенча)

АКШтан булган Олимпия чемпионкалары Голландия командасын җиңеп, Казанда узган Дөнья чемпионаты сәхифәләренә исемнәрен триумфаторлар буларак яздылар. Америкалыларның остазы Адам Крикорянга чемпионлык алтыны белән “корылган” суда коенудан качып калу мөмкин түгел иде.

ДЧ-2015. Су полосы.

Хатын-кызлар. Финал.  

АКШ – Голландия – 5:4 (0:1, 2:1, 3:1, 0:1)

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте