Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015: Уналтынчы көн

Large_news_rackmultipart20150807-10209-1fkf23j
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 07:00 Рәсми хроника
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының уналтынчы ярышлар көнендә 7 медаль комплекты уйнатылачак. Бүген турнирдагы соңгы су полосы матчлары уйнала һәм әлеге уен тарафдарлары ир-атлар арасында яңа Дөнья чемпионнарының исемнәрен беләчәк. “Казан Арена” стадионында исә ул арада йөзү ярышларындагы берьюлы шундый алты мактаулы исем үз иясен көтәчәк.

Сүзне шуннан башлыйк та. Йөзүчеләрнең “Казан Арена” стадионындагы ярышлар графигы исә иртәнге 9:30 сәгатьтә үк башланачак. Бу вакытта иртәнге сессия старт ала, ул 13:20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 2015 елгы Дөнья чемпионатының төп спорт корылмасына килеп чыгарга ниятләгәннәр йөзүдә биш беренчел узыш шаһите булачаклар.

Ә бу узышлардагы иң җитез йөзүчеләрне тамашачылар инде кич караячак. 8 августка берьюлы 6 (!) финал планлаштырылган: 50 метрга баттерфляй стиле белән, 200 метрга аркада йөзү һәм 800 метрга ирекле стильдә йөзү – бу ярышлар гүзәл затларыбыз арасында уздырылачак. Көчле җенес вәкилләренә исә ирекле стиль белән 50 метрга һәм баттерфляй стиле белән 100 метрга йөзәргә туры киләчәк. Һәм ниһаять, ирекле стильдә 4 тапкыр 100 әр метрны йөзеп үтәр өчен, ир-атлар һәм хатын-кызларга уртак тырышлык куярга кирәк булачак: микст төрендә беренчелек уздырыла.

“Су полосы өчен арена” бүген турнирның соңгы матчларын кабул итәчәк. Спорт җәмәгатьчелеге, ниһаять, ир-атлар арасында чемпион титулының яңа иясен беләчәк. Бу исемгә хәзер инде ике генә дәгъва итүче бар – Хорватия һәм Сербия җыелма командалары.

Хорватия җыелма командасы – гамәлдәге Олимпия чемпионы. Тик менә дөнья беренчелекләренең соңгы өчесендә әлеге ил командасы һәрвакыт бронза медаль белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр иде. Казанда хорватлар инде ярымфинал чиген үтә алды һәм хәзер бу команда җанатарлары аның иң югары урынга дәгъва итүенә һичбер киртә күрмиләр.

Ләкин бу теләк белән Сербия җыелма командасы штабында бер дә риза булмаячаклар, соңгы өч елда Дөнья серияләре җиңүчесенең моңа тулы хокукы да бар. Турнирда кем беренче җиңелү ачысын татыр икән, өстәвенә бу елның иң мөһим матчында – моны күзәтеп тору бик мавыктыргыч булачак. Матч 22:30 сәгатьтә башлана.

Дөнья чемпионатында 3 нче урын өчен матч финал бәрелешенең генераль репетициясе булачак, бу уенда бронза медаль өчен Греция һәм Италия җыелма командалары көч сынашачак. Ике команда да үзенчәлекле уен күрсәтә, тик турнир барышында көндәшләр бер-берсенең көчле һәм йомшак якларын өйрәнергә өлгерде инде, шуңа күрә дә тренерларның турнир ахырына нинди сюрприз әзерләгәнен күзәтү кызык булачак. Көтәргә күп калмады: кичке 8 сәгатьтә барысын да белә-күрә алабыз, бәйге башлану турында сигнал әнә шул вакытта яңгыраячак.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте