Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

FINA бәяләү комиссиясе Казанга 2015 елгы FINA дөнья чемпионаты уздыру хокукына заявка бирү кампаниясен тикшерү максатында инспекция визиты белән килде

Large_news_2qwe
14.06.2011, 18:09 Рәсми хроника
Делегацияне FINA Президенты һәм Уругвайның НОК Президенты Хулио Маглионе җитәкли.

Делегатлар арасында FINA башкарма директоры Корнел Мэркулеску, FINA бюросы әгъзасе Геннадий Алешин, FINA маркетинг һәм телевизион тапшырулар департаменты җитәкчесе Питер Холл һәм Dentsu Sports Europe Ltd директоры һәм FINAның маркетинг партнеры Акино Фучи бар иде. Алдагы көндә FINA делегатлары Россия премьер-министры Владимир Путин һәм спорт, Россия Федерациясе Туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белән очраштылар. Казанда делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Казан 2015» заявка бирү комитеты башкаручы директоры, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов озатып йөрде. Казан аэропортына килеп җиткәч, делегатларны ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча Искәндәр Муфлиханов, Казан мэры Ильсур Метшин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов һәм Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгат Сафаров каршы алды.

Big_2qwe

Бүген FINA делегациясе әгъзаләре спорт, транспорт һәм туристик инфраструктура объектларында булачак һәм Казанның 2015 елгы FINA дөнья чемпионатына биргән заявкасын бәяләячәкләр. Алар Татарстан башкаласының ике кунакханә комплексында – «ГТРК Корстон» һәм «Ривьера»да, шулай ук Кол Шәпиф һәм Казан Кремлендәге Благовещенский соборында булачак.

 

FINA делегатларына шулай ук булачак Чемпионатның төп кластерын да демонстрацияләячәкләр. Ул - 45 мең кеше сыйдырышлы футбол стадионы һәм су спорт төрләре сарае. Стадионга ике йөзү бассейны урнаштырылачак, аларның берсе – тренировкалар, икенчесе – ярышлар өчен. Стадионда шулай ук Халыкара матбугат үзәге урнашачак. Делегатлар шулай ук “Олимп” һәм “Буревестник” спорт комплекслары белән дә танышачак.

 

FINA инспекция визитының төп вакыйгасы 2015 елгы FINA чемпионатын уздыруга Заявка Китабын презентацияләү булачак. Ул Казан Ратушасында узачак. Рәсми чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика үсеше турындагы докладын һәм Казан мэры Ильсур Метшинның шәһәрнең потенциалы турындагы презентациясен үз эченә ала. Шәһәрнең техник презентациясен “Казан 2015” заяввка бирү комитеты Башкаручы директоры Владимир Леонов тәкъдим итә.

 

Чемпионат уздыру хокукы яулаган шәһәр Шанхайда (Кытай) 2011 елның 15 июлендәге Су спорт төрләре буенча XIV дөнья чемпионаты уңаеннан, FINA Бюросы барышында игълан ителәчәк. Казанның төп көндәшләре: Гвадалахара (Мексика), Гуанчжоу (Кытай), Гонконг (Кытайның махсус административ районы) һәм Монреаль, Канада (Канада 2017 елгы FINA дөнья чемпионатын уздыруга гына заявка бирде).

«Казан 2013» Башкарма Дирекциясенең Медиа Департаменты