Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Рэйчел Симпсон – хай-дайвинг буенча дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150804-10823-15l48f8
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 15:24 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында хатын-кызлар арасында 20 метрлы каланчадан сикерүләр финалы узды. Турнирда 6 илдән 9 спортчы кыз катнашты.

Барселонада 2013 елда призерлар булган өчлекнең: америкалы Сесилия Карлтон (алтын) һәм Джинджер Хубер (көмеш) һәм немка Анна Бадер (бронза) Казанга тулы составта ярышларга килүе турнирга азарт өстәде. АКШ җыелма командасы, башка илләрдән аремалы буларак, ярышларга берьюлы 4 спортчы җибәргән һәм моның белән медальгә булган шансларын яхшырткан  иде. Украина спортчысы Диана Томилина, өйрәнүләр вакытында травма алу сәбәпле, ярышларга катнаша алмады, шул сәбәпле “Казансу”да 10 спортчы урынына 9 спортчы хатын-кыз гына чыгыш ясады. 

Катнаш сикерүләр, сальто, кулларда торган килеш сикерү – кызлар тамашачыларга бик тыгыз программа күрсәттеләр, бу гаҗәп тә түгел, аларның күбесе профессиональ акробатлар бит. Мексика спортчы кызы Адриана Гименес икенче сикерешендә катлаулылык дәрәҗәсе югарырак булган (4.0) сикереш күрсәтте һәм публиканы трюклары белән сөендерүдән туктамады. Әмма бу бәя куйганда төп фактор түгел шул, судьялар стартны, очышны һәм суга кереп китүне бәялиләр бит.

Беренче сикерештә иң яхшы нәтиҗәне канадалы Лизанн Ричард күрсәтте. Аннан  3 баллга калышып, икенче урында америкалы Хубер, аның артыннан Германиядән булган Бадер бардылар. Икенче сикерештә Ричард суга, һавадагы әйләнешен бетермәс борын, суны бик каты чәчрәтеп кереп китте, бу исә балларны киметүгә сәбәп булды. Җитмәсә, аның сикереше башкаларныкы белән чагыштырганда әллә ни катлаулы да түгел иде. Ничек кенә булмасын, финал сикерешләре алдыннан призлы өчлек түбәндәгечә тезелде: Рэйчел Симпсон (АКШ), Сесилия Карлтон (АКШ), Яна Нестерова (Белоруссия). Мондый көндәшлектә барысының да соңгы раундта гына хәл ителәсе көн кебек ачык иде. Нестерова соңгы сикерештә көчен дөрес бүлә алуын күрсәтте, Карлтон бик дулкынланып, соңгы нәтиҗәләрне көткәндә урынында да басып тора алмады. Пауза бик дулкынландыргыч булса да, 91,65 балл моңа тора иде. Финалдагы соңгы сикерешне Рэйчел Симпсон ясады һәм җиңүче булды. Аның ватандашы Карлтон көмеш, Белоруссиядән Яна Нестерова бронза медаль алдылар. 

ДЧ-2015. Хай-дайвинг.

Хатын-кызлар. Каланча 20 м.

1.Рэйчел Симпсон (АКШ) – 258.70

2. Сесилия Картон (АКШ) – 237.35

3. Яна Нестерова  (Белоруссия) – 233.10

4 август. Казан. "Казансу"

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте