Ул Су спорт төрләре сараенда булды. Ил башлыгын РФ беренче вице-премьеры, Бөтендөнья студентлар Уеннарын оештыру һәм үткәрү комитеты рәисе Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Су спорт төрләре сараенда Владимир Путинга киң колачлы спорт вакыйгасының төп юнәлешләре бәян ителде. “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында үткәреләчәк Универсиада зур тарихи вакыйга булачак. Анда 170 илдән 13 мең 500 спортчы катнашачак һәм барлыгы 351 комплект медаль уйнатылачак. Ярышлар 64 объектта 27 спорт төре буенча үткәреләчәк.
Су спорт төрләре сарае – Казандагы 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән уникаль спорт комплексы. Ул шулай ук 2015 елгы Су спорт төрләер буенча дөнья чемпионатының да визит карточкасы булачак. Комплекс FINA таләпләренә туры китереп төзелгән, ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы итеп эшләнгән.
Су спорт төрләре сарае төзелешенә 3.628 миллиард сум акча сарыф ителгән. Анда йөзү һәм суга сикерү өчен махсус аерым зал, медицина үзәге, фитнес-үзәк, ресторан, киңәшмәләр залы, матбугат үзәге һәм комментаторлар будкалары бар. Су спорт төрләре сарае Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең күнекмәләр уздыру мәйданчыгы булып хезмәт итәчәк.
«Казань 2015» Оештыру комитетының Медиа департаменты