Министр алдагы елларда Россиягә 2013 елгы җәйге Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Сочидагы 2014 елгы кышкы Олимпия уеннары, 2018 елгы футбол буенча дөньячемпионаты кебек югары дәрәҗәдәге берничә спорт чарасы кабул итәргә туры килүен искәртеп үтте. Виталий Мутко Россия FINA ның ышанычлы партнеры булып калачагын һәм әлеге ярышларның барысын да уңышлы башкарып чыгасын ассызыклап үтте.
Казан шәһәре мэры Ильсур Метшин Казан шәһәренең FINA ның XVI дөнья чемпионаты кабул итүче буларак потенциалы турында чыгыш ясады. Ул презентация вакытында Казанның 2015 елда шәһәр һәм спорт инфраструктурасы ничек үзгәрәчәге турында сөйләде. Алдан хәбәр ителгәнчә, яктырту буенча дөньяда дүртенче урында булган спорт чарасы Казанның дүрт объектында узачак. Суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында су полосы матчлары исә әлеге спорт төре өчен махсус вакытлыча корылмада уздырылачак.Ачык суда йөзү буенча ярышлар ишкәкле спорт төрләре үзәгендә узачак.
FINA икенче бөтендөнья конвенциясе программасы кысаларында күргәзмә дә узачак, анда FINA спонсорлары һәм партнерлары, Чемпионат кабул итүче шәһәрләр йөзү бассейннары өчен җиһазлар тәкъдим итә алачак. Су спорт төрләре сарае турындагы «Казан 2015» стенды күргәзмәдә аеруча зур уңыш казанды. “Казан 2015” Оештыру комитеты вәкилләре FINA партнерлары һәм бүтән чемпионатлар оештыру комитетлары, рәсми затлар белән очрашулар оештырды.
FINA икенче бөтендөнья конвенциясе кысаларында 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты презентациясе бүген булачак. Презентация белән “Казан 2015” Оештыру комитеты генераль директоры Владимир Леонов чыгыш ясаячак.
«Казань 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты