Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Татарстан Республикасы Президенты Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен төзелүче объектларда булды

Large_news_101a
23.01.2012, 10:39 Рәсми хроника
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеп ятучы берничә спорт объектларында булды һәм Казанның транспорт инфраструктурасын карады.

Визит вакытында Республика башлыгын Казани мэры Ильсур Метшин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов футбол стадионы һәм Су спорт төрләре сарае төзелеш мәйданнары белән танышып йөрде.. Подрядчиклар сүзенә караганда, Су спорт төрләре сараена агач балкалар урнаштыру быелның апрель аенда төгәлләнәчәк, ә бетон салу март аенда, бераз көннәр җылыта башлагач башланачак

Big_101a

Татарстан Президентына шулай ук объектлар янындагы территорияне матурлау буенча берничә төрле вариант тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Су спорт төрләре сарае янындагы Казансу елгасы яр буенда киләчәктә парк булачагын, ул җирдә бүтән корылмалар корылмаячагын искәртеп узды.

Big_102a

«Казань 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты