Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак!

Large_news_print_362793_208032
15.07.2011, 10:33 Рәсми хроника
Бүген Халыкара йөзү федерациясе җыелышында 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты Казанда үткәреләчәк дигән фикергә килделәр!

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Шул рәвешле, FINA тарихында беренче мәртәбә Чемпионат Россиядә үткәреләчәк. Шәһәрләр презентациясе иртән иртүк (Мәскәү вакыты белән) Шанхайда «Shangri La» отелендә узды. Россия Гвадалахара (Мексика) һәм Гонконгтан (Кытай Халык Республикасының махсус административ районы ) соң иң соңгы булып презентация тәкъдим итте.

Big_print_362793_208032

Исегезгә төшерәбез, заявка бирү комитеты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов, Казан мэры Ильсуром Метшин, «Казан 2015»Заявка бирү комитеты башкаручы директоры, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, «Спортивное вещание» коммерцияле булмаган автоном җәмгыясе генераль директоры Василий Кикнадзе, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Попов һәм өч тапкыр олимпия чемпионы Мария Киселева тарафыннан тәкъдим ителде. Презентация вакытында аларның һәрберсе FINA Бюросы әгъзаләре өчен инглиз телендә чыгыш ясады. Презентация барышында шулай ук танылган голливуд режиссеры Руперт Уэйнрайтның «Тысячи миров нового» һәм «Скорость Жизни» фильмнары күрсәтелде. Презентациянең йомгаклау өлешен әзерләргә “Медиа Артс Груп ” реклама компаниясе ярдәм итте.

Big_print_362793_208033

Презентация нәтиҗәләре буенча Россия заявкасы Гвадалахара һәм Гонконгны узып китте һәм FINA Бюросы аны иң яхшысы дип тапты.

 

«Казан 2015» Заявка бирү комитеты башкаручы директоры, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов сүзләренә караганда, «әлеге җиңү Россия спорт сөючеләре өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен дә бик мөһим, чөнки FINA дөнья чемпионатын беренче тапкыр үзендә кабул итә. Шунысына да билгеләп үтәргә кирәк, Чемпионат 2013 елгы Универсиада һәм Сочидагы 2014 елгы Олимпия уеннарыннан соң ук уздырыла. Ул россия спортын үстерүгә, ресурсларны һәм инфраструктураны яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Казанда инде заманча спорт объектлары бар, киләсе чемпионат инфраструктура базасын киҗәйтәчәк».

 

Исегезгә төшерәбез, Су спорт төрләре чемпионатның төп кластеры 45 мең кеше сыйдырышлы футбол стадионы һәм су спорт төрләре сарае территориясендә булачак. Стадионга ике йөзү бассейны урнаштырылачак, аларның берсе – тренировкалар, икенчесе – ярышлар өчен. Стадионда шулай ук Халыкара матбугат үзәге урнашачак. Су спорт төрләре сараенда суга сикерү, синхрон йөзү, су полосы буенча ярышлар оештырылачак.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының матбугат хезмәте