Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанның Заявка Китабы Европа йөзү федерациясе конгрессында тәкъдим ителде

Large_news_14-мая-1
14.05.2011, 17:39 Рәсми хроника
Бүген Исландиянең Рейкьявик шәһәрендә Европа йөзү федерациясе конгрессы төгәлләнде (LEN) 2011.

Big_14-мая-1

Россия делегациясе составына «Казань 2013» Башкарма Дирекциясе генераль директоры, «Казань 2015» Заявка бирү комитеты башкаручы директоры Владимир Леонов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, FINA Бюросы әгъзасе Геннадий Алешин, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Брусникина, шулай ук, суга сикерү һәм су полосы федерацияләре әгъзаләре керде.

Big_14-мая-2

Европа илләренннән 100 артык делегат, шул исәптән, алты FINA бюросы әгъзасе Казанның спорт, туристик һәм икътисадый потенциалы белән танышты. Владимир Леонов үзенең чыгышында Казанның яхшы инфраструктуралы, эре спорт чаралары уздырырга сәләтле уникаль шәһәр булуын билгеләп үтте. Презентациядән тыш, Россия делегациясе Казанның спорттагы уңышлары турындагы видеоролик күрсәтте.

 

Үзенең йомгаклау чыгышында FINA президенты Нори Крачтену Казанның 2015 елгы Су спорт төрләре бөенча дөнья чемпионаты уздыруга заявка биргән бердәнбер Европа вәкиле булуын әйтеп үтте. FINA башлыгы европа федерацияләрен Татарстан башкаласы һәм Бөтенроссия йөзү федерациясендәге коллегаларына төрле яклап булышырга өндәде.

«Казан 2013» Башкарма Дирекциясенең Медиа Департаменты