Чемпионат турында
ЯРЫШЛАРДА 190 ИЛДӘН 2400 СПОРТЧЫ КАТНАШАЧАК. 1000 ЖУРНАЛИСТ КАТНАШУЫ, 100 000НӘН АРТЫК ТУРИСТ КИЛҮЕ КӨТЕЛӘ.
ЧАРАНЫ УЗДЫРУ ӨЧЕН КАЗАННЫҢ ТӨП СПОРТ КОРЫЛМАЛАРЫ ҖӘЛЕП ИТЕЛӘЧӘК.
ЧЕМПИОНАТНЫҢ ТЕЛЕАУДИТОРИЯСЕ 4,5 МЛРД. КЕШЕДӘН ГЫЙБАРӘТ БУЛАЧАК.
2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр Казанда Россия тарихында беренче тапкыр иң кызыклы спорт чараларының берсе булган Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты узачак.
Чемпионатны Оештыру комитеты Халыкара йөзү федерациясе (FINA) белән берлектә партнерлык программасын булдырды, ул халыкара проектның аерылгысыз өлеше булачак һәм оештыручылар белән партнер-компанияләргә узара файда китерә торган хезмәттәшлеккә юнәлдереләчәк.
Казанда Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты уздыру хокукы алгач, без Россия бизнесына яңа эффектив мөмкинлек бирәбез. Планетадагы иң зур масштаблы һәм кызыклы спорт вакыйгаларының берсе белән туры ассоциация, марканың танылуын һәм аңа карата кулланучыларның лояльлеген арттыру, брендны яңа дәрәҗәгә күтәрү – бу әле Чемпионатны Оештыру комитеты белән партнерлыкның компания алдында ачкан кайбер мөмкинлекләре генә.
Эре халыкара спорт чаралары белән партнерлык итү бизнесның социаль ориентациясен дәлилли, һәм компаниянең имиджын билгеләү буенча мөһим роль уйный, безнең партнерлар дәүләтнең мөһим проектларына сизелерлек өлеш кертә.
FINA регламенты белән төрле хокук һәм өстенлекләр программаларын күздә тотучы илкүләм партнерлыкның төп дәрәҗәсе билгеләнде.
Дирекция тарафыннан тәкъдим ителгән партнерлык дәрәҗәләре:
- илкүләм спонсор;
- илкүләм тәэмин итүче.
Шулай ук товарлар җитештерү һәм сату, эшне башкару, хезмәтләр күрсәтүдә партнерлык категорияләре билгеләнде. Категория нигезендә партнерлык статусы алу - чемпионатны танытуга юнәлтелгән реклама һәм маркетинг кампанияләрендә үзләренең товар билгеләрен урнаштыру, үз компаниясен, брендын һәм җитештерелгән товарын әлеге спорт вакыйгасы белән ассоциацияләү хокукы алу дигән, шулай ук Чемпионатның маркетинг программасы тарафыннан билгеләнгән бүтән төрле өстенлекләргә ия булу хокукы алу дигән сүз.
Товарлар җитештерүче яисә түбәндәге категорияләрдә хезмәт күрсәтүче юридик затлар партнер була ала:
Кәрәзле элемтә - конкурс тәмам
Банклар - конкурс тәмам
Автомобильләр - конкурс тәмам
Таможня хезмәте - конкурс тәмам
Антивирус программасы - конкурс тәмам
Йогышсызландыру чаралары - конкурс тәмам
Шәхси гигиена кирәк-яраклары - конкурс тәмам
Ягулык китерүче - конкурс тәмам
Фитнес хезмәтләр - конкурс тәмам
Шешәле су - конкурс тәмам
Телләр өйрәтү программалары - конкурс тәмам
Спорт кибетләре челтәре - конкурс тәмам
Радио - конкурс тәмам
Чәй - конкурс тәмам
Халыкара йөк ташу/Йөк ташу буенча җирле оператор - конкурс тәмам
Партнер сайлау “СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА 16 НЧЫ ФИНА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ ИЛКҮЛӘМ ПАРТНЕРЛАРЫН БИЛГЕЛӘҮ ҺӘМ АЛАРГА БИРЕЛӘ ТОРГАН ХОКУКЛАР ҺӘМ ӨСТЕНЛЕКЛӘР ТУРЫНДАГЫ” положение нигезендә башкарыла. Партнерлык буенча барлык шартлар белән дә танышу өчен Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты рәсми оештыручысының маркетинг департаментына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сезгә онытылмас вакыйганың партнеры булу мөмкинлеген карарга һәм Россиядә һәм дөньяда су спорт төрләре үсеше тарихына керергә тәкъдим итәбез.
Хезмәттәшлек өлкәсендәге сораулар буенча маркетинг һәм лицензияләү департаменты җ итәкче се вазифаларын башкаручы Елена Сошниковага мөрәҗәгать итә аласыз.
- e-mail:
- e.soshnikova@kazan2015.com